Казан – оештыручы шәһәр

Сәгать поясы: MSK (UTC + 4)

Казан – Татарстан Республикасы башкаласы, Россиянең өченче башкаласы, илнең икътисади, фәнни һәм мәдәни үзәкләренең берсе. 2005 елда Казан үзенең 1000 еллыгын билгеләп үтте. Мәдәният, дин һәм тел төрлелеге шартларында шәһәрдә, 1,2 миллион кеше - 100 дән артык милләт вәкиле кеше яши.

Мең ел тарихы булган Казанны һич шикләнмичә «яшь» шәһәр, дип тә атарга була. Чөнки Казан – студентлар шәһәре. Татарстан башкаласында 67 илдән 200 мең студент белем ала. Россиянең иң зур югары уку йортлары да – Казан (Идел буе) федераль университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техника университеты һәм Казан илкүләм тикшеренү технология университеты һәм Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе биредә урнашкан. Казан студентлары арасында халыкара, бөтенроссия конкурсларда җиңү яулаган, халыкара һәм Россия фондларының стипендияләренә лаек булган яшьләр, талантлы спортчылар да күп.

  • Казан Кремле күренешеКазан Кремле күренеше
  • Казан федераль университетының төп бинасыКазан федераль университетының төп бинасы
  • Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчетеКазан Кремлендә Кол Шәриф мәчете

Казанның иң танылган мәдәни һәйкәле – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы корылмасы булган Казан Кремле. Казанлылар һәм туристлар өчен тарихи комплекс һәр көн ачык. Биредә Сөембикә манарасы, Спас манарасы, Благовещение соборы, дөньядагы иң зур мәчетләрнең берсе – Кол Шәриф кебек мәдәни-архитектура һәйкәлләрен күреп була. Казан халкының һәм кунакларының яраткан урыннары – җәяүлеләр йөри торган Бауман урамы һәм Иске татар бистәсе, парк һәм скверлар. Шәһәр читендәге күренекле урыннар турында онытмыйк: Свияжск утрау-каласы, Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, Раиф монастыре.

Моннан тыш, 9 театр, 34 дәүләт музее, шәхси галереяләр, Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы, 2 филармония эшли.

Мең еллык тарихлы Казан актив мәдәни тормыш белән яши. Сәнгатьнең классик төрләре белән беррәттән шәһәрдә мәдәнитнең заманча юнәлешләре дә үсеш ала. Казанда И.Ф.Шалпин исемендәге Халыкара опера фестивале, Р.Х.Нуриев исемендәге балет фестивале, С.В.Рахманинов исемендәге классик музыка фестивале, «Казан көзе» ачык һавадагы опера фестивале, «Конкордия» заманча музыка фестивале, «Аксёнов-фест» әдәбият фестивале, Казан мөселман киносы фестивале үтә. Шәһәрдә татар һәм урыс халкының милли бәйрәмнәрен дә зурлап бәйрәм итәләр.

Шәһәрнең инфраструктурасы зур үсешкә ия. Шәһәрнең икътисады инновацион юл буенча үсеш ала. Берничә ел Казанда Европадагы иң эре технопаркларның берсе - «Идея» технопаркы һәм IT-парк эшләп килә.

Казанның спорт шәһәре булуын биредә үткәрелүче массалы спорт ярышлары да дәлилли. Халык хоккей, футбол, волейбол кебек уеннарны ярата. Ел саен меңләгән кеше «Милләтләр кроссы», «Россия чаңгы юллары» кебек Россиякүләм ярышларда стартка чыга. Биредә 4 яшьлек балаларны да 82 яшьлек бабайларны да күрергә мөмкин. 2013 елгы Универсиаданың Казанда үтүе исә шәһәрдә балалар һәм яшьләр спорты үсешенә тагын бер этәргеч булды.

Моннан тыш Казан Россия спорты үсешенең локомотивы булып тора. Бүген Татарстан башкаласы Россия һәм европа дәрәҗәсендә уздырылган чемпионатларда, шул исәптән, Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясаучы күп кенә танылган спортчылар, спорт клублары өчен яшәү урыны булып тора. Шәһәрдәге спорт корылмаларында исә күп кенә халыкара ярышлар үткәрелә.

2014 елда Казанда Фехтование буенча дөнья чемпионаты һәм башка төрле ярышлар, 2015 елда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты уздырылачак. Россиянең башка шәһәрләре рәтендә Казан 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын кабул итәчәк.

Оештыручылар

Рәсми партнерлар