Россия – кабул итүче ил

Россия – дөньядагы иң зур ил, ул коры җирнең 1/8 өлешен биләп тора. Ул бөтен төньяк Азия буйлап җәелгән һәм Европаның 40% территориясен били, 9 сәгать поясын үз эченә ала, үзенчәлекле климат зоналары һәм ландшафтлар белән аерылып тора. Этномәдәният төрлелеге белән дә үзенчәлекле.

Башкаласы – Мәскәү.

Дәүләт теле - рус теле.
Халкының күпчелек өлеше чит телләр белә: инглиз (өстенлекле), немец һәм француз.

Илкүләм валюта – рубль.

Россия дөньядагы иң зур минераль һәм энергия ресурсларына ия булуы белән аерылып тора һәм әйдәп баручы энергия җитештерүчеләрнең берсе булып санала. Россиядә 145 млн. га якын кеше яши.
Россия – көчле һәм эффектив федераль хөкүмәтле демократик ил. Россия Федерациясенә 83 субъект керә, Казан – үз власть структурасы булган субъект - Татарстан Республикасының башкаласы.

Россия Берләшкән Милләтләр Оешмасы Куркынычсызлык Советының даими әгъзасе, “Зур сигезлек” әгъзасе, АТИХХ (АТЭС), ШОХ (ШОС), БСО (ВТО), Бәйсез Дәүләтләр Берлегенең әйдәп баручы әгъзасе.

Спорт һәрвакыт Россиянең төп илкүләм приоритетларының берсе булды. Совет һәм Россия спортчылары һәрвакыт халыкара дәрәҗәдә беренче урыннарны яулап килде, спортның олимпия төрләрендә уңышлы катнашып кына калмыйча, Олимпия уеннарында һәм дөнья чемпионатларында медальләр яулады.

Федераль хөкүмәт спортны үстерү, спорт өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешү һәм халыкны спортка тарту максатында зур суммада акча күчерә.

Спортны халыкның фундаменталь социаль эшчәнлеге буларак үстерү максатында максатчан федераль программалар булдырылды. Киләсе 10 ел дәвамында бөтен ил буенча 2000 тирәсе спорт үзәкләре төзеләчәк, алар халыкка спорт белән шөгыльләнүдән тыш, тамашачы буларак югары дәрәҗәдәге спорт ярышларында да катнашу мөмкинлеге бирә. Хөкүмәт сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спортның төрле төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге сәламәт җәмгыятьнең нигезе дигән фикердә.

Шул ук вакытта эре халыкара спорт ярышлары уздыру төрле илләрдән кунаклар кабул итү, алар белән спорт һәм яшьләр бәйрәмен бүлешү мөмкинлеге бирә һәм ярышлар уздыруның социаль эффектын арттыра.

Дәүләтнең халыкара спорт ярышларын уздыруга омтылышын заявка бирү компанияләренең уңышлы тәмамлануы раслый: 2013 елда Казан Бөтендөнья җәйге Универсиада уздырды, 2014 елда Сочида кышкы Олимпия уеннары үтәчәк, 2015 елда Казанда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, ә 2018 елда берюлы унбер Россия шәһәрендә футбол буенча дөнья чемпионаты узачак.

Оештыручылар

Рәсми партнерлар