Ничек килеп җитәргә

Географик яктан уңайлы урнашу сәбәпле, Казан Россия төбәкләре һәм чит илләр белән челтәрле транспорт бәйләнеше системасына ия. Шәһәрне автомобиль магистральләре, тимер юл һәм авиамаршрутлар, елга юллары бәйли.

Казанга иң тиз килү ысулы – «Казан» Халыкара аэропорты һава юлларыннан файдалану.

Photo way to kazan 03

Адрес: «Казан» Халыкара аэропорты
Телефон: +7 (843) 267-87-92, +7 (843) 267-88-82
Сайт: www.kazan.aero

«Казан» Халыкара аэропорты – Татарстан башкаласының гражданнар аэропорты. Ул Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 26 километр читтә урнашкан. Бүгенге көндә аэропорт елына 1,7 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәтә, Россия шәһәрләренә һәм чит илләргә очуны тәэмин итә. «Казан» халыкара аэропортында түбәндәге авиакомпанияләр рейслар башкара: Аэрофлот, S7, Трансаэро, ЮТэйр, Ак Барс Аэро, Turkish Airlines, Fly Dubai, Уральские авиалинии, Сомон Эйр, Nord Wind airlines һәм башкалар.

Казаннан Россиянең бик күп шәһәрләренә очкычлар турыдан туры оча, шулай ук даими халыкара рейслар да бар. Авиакомпанияләр исемлеге һәм рейслар расписаниесе белән аэропорт сайтында танышырга була.

Рейслар турындагы мәгълүматны ачыклау өчен аэропортның on-line табло сыннан файдаланырга киңәш итәбез. http://www.kazan.aero/for-passengers-and-guests/on-line-schedule/)

Аэропортта көтү вакытын киметү максатында on-line регистрация хезмәтеннән файдалана аласыз. (http://www.kazan.aero/for-passengers-and-guests/online-registration/)

Иң оптималь авиаочыш маршрутын сайлау өчен авиабилетлар сатуны эзләү системаларыннан файдаланырга киңәш итәбез:

2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында “Казан” Халыкара аэропортын модернизацияләү буенча күп эшләр башкарылды, яңа терминал сафка бастырылды, булганнары реконструкцияләнде, ул аэропортка елына 1,2 миллион пассажир кабул итү мөмкинлеге бирде

Терминал комплексы эчке һәм халыкара рейсларның өч терминалын үз эченә ала: Терминал 1А, Терминал 1 һәм Терминал 2 (VIP һәм бизнес-класс). 1А һәм 1 терминаллары узара һәм «Аэроэкспресс» терминалына тоташтырылган.

Airport map ru Терминаллар схемасы. Чыганак: kazan.aero сайты

Авиапассажирлар өчен аэропортта рестораннар һәм кафелар эшли, банк һәм почта бүлеге, туристик-мәгълүмат бюросы авиакомпанияләр вәкиллекләре, такси һәм автомобильләрне прокатка бирү офислары бар. Багаж белән сәяхәт иткән очракта, аэропортта багажны тергәкләү мөмкинлеге бар.

Аэропорттан шәһәргә кадәр бару өчен такси хезмәтеннән, шәһәр транспортыннан яисә Аэроэкспресстан файдалану мөмкинлеге бар.

Шәһәр автобусы

97 нче шәһәр автобусы әлеге маршрут буенча хәрәкәт итә: Сахаров ур. –Җиңү проспекты («Җиңү проспекты» метро станциясе) - РКБ («Көньяк» автовокзалы) - «Казан» аэропорты.
Автобус 5.00 сәгатьтә хәрәкәт итә башлый, 23.00 сәгатьтә төгәлли (аэропорттан соңгы рейс -21.45 сәгатьтә). Соңгы тукталыштан бару вакыты – 1 сәгать 30 минут.
Юл бәясе – 39 сум.

Аэроэкспресс

Маршрут: «Казан» Хара аэропорты - «Казан-1» Үзәк тимер юл вокзалы. Аэропорттан электропоездлар хәрәкәте 07:00 сәгатьтә башлана, 23:20 сәгатьтә төгәлләнә (интервал – һәр ике сәгать саен); электропоездлар Казаннан 08:00 сәгатьтә хәрәкәт итә башлый, 0:15 сәгатьтә төгәлләнә (интервал – һәр ике сәгать саен). Юл 20 минуттан гыйбарәт. Юл бәясе – 200 сум.

Поездлар хәрәкәтенең тулырак расписаниесе «Аэроэкспресс» рәсми сайтында яки «Казан» Халыкара аэропорты сайтында.

Оештыручылар

Рәсми партнерлар