Конкурс. Ташучы сайлавы

2014 елның 16 - 18 июнь көннәрендә КАО “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” (Дирекция) чемпионатка катнашучыларның Казанга килү һәм Казаннан китү вакытында трансферны оештыручы ташучы сайвына багышланган конкурсны игълан итә.

Ташучы буласы компаниягә куелган шартлардан берсе бер кешедән 30 евродан артык булмаган тариф буенча катнашучыларны һәм аларның багажны сыйфатлы, вакытлы һәм куркынычсыз ташу. Конкурста катнашырга теләгәнгә таләпләр һәм аны үткәрү кагыйдәләре “Чемпионатка катнашучыларның Казанга килү һәм Казаннан китү вакытында трансферны оештыручы ташучыны билгеләү тәртибе турында”гы Положениедә язылган.

Конкурста катнашыр өчен заявканы тутырып тапшырырга кирәк. Белешмәләр өчен Дирекциянең менеджеры Хисматуллин Адель Шамил улына мөрәҗәгать итеп була. Сорауларны a.khismatullin@kazan2015.com электрон почтасына юлларга кирәк.

Конкурста җиңүче компания белән Дирекция Чемпионатка катнашучыларның Казанга килү һәм Казаннан китү вакытында трансферны оештыру турында килешү төзи.

Конкурс нәтиҗәләре

Оештыручылар

Рәсми партнерлар