Медиа

Кадерле дуслар,

Без Сезне мең еллык тарихлы, илебезнең иң борынгы шәһәрләренең берсе булган Татарстан башкаласы — Казанда сәламләвебезгә шатбыз!

Казан шәһәрендә узачак Фехтование буенча дөнья чемпионатын мәгълүмати яктырту буенча кызыксыну күрсәткәнегез өчен Сезгә командабыз исеменнән рәхмәтебезне җиткерәсем килә.

Безнең төп бурычыбыз — бөтен дөньяга чемпионатта яңа йолдызлар кабыну, бик озакка истә калырлык һәм телдән-телгә йөрерлек яңа җиңүләр шахиты булу мөмкинлеге бирү.

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры
Азат Кадыров

Казандагы 2014 елгы Фехтование буенча дөнья чемпионатына аккредитация узарга заявка бирергә теләүче журналист яисә фотографлар, түбәндәге гамәлләрне башкарып Ophardt системасында теркәлегез:

  • http://acc.ophardt-team.org/press/default.asp?lang=EN сылтамасы буенча кереп «Registration (New User)» га басыгыз;
  • үзегезгә кулланучы исемен (гамәлдәге электрон почта адресын күрсәтергә кирәк) һәм пароль сайлап заявка формасын тутырыгыз;
  • Ophardt системасының сезнең электрон почтагызга җибәргән хатын ачыгыз һәм теркәлүне раслар өчен ташламага басыгыз;
  • теркәлү вакытында күрсәткән кулланучы исемен һәм парольне языгыз;
  • «World Fencing Championship Kazan 2014» чарасын сайлап алыгыз;
  • инструкция буенча барлык кирәкле мәгълүматны кертегез. Заявка тутыру процесс тәмам.

Әгәр дә сезнең Ophardt системасына керү өчен учет мәгълүматлары бар икән, ул чакта киләсе гамәлләрне башкарыгыз:

  • Ophardt системасына керер өчен кулланучы исемен һәм парольне языгыз;
  • «World Fencing Championship Kazan 2014» чарасын сайлап алыгыз;
  • инструкция буенча барлык кирәкле мәгълүматны кертегез. Заявка тутыру процесс тәмам.

Заявка тутыру буенча сорауларыгыз калган яисә ярдәм кирәк булса, media.info@kazan2015.com адресы буенча «Казан 2014» матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать итегез.

ММЧ категорияләре һәм керү зоналары

Аккредитация процедурасын узган барлык журналистлар да Халыкара фехтование федерациясе тарафыннан эшләнгән авторизацияләү кагыйдәләре нигезендә, аларның объектка керү зоналарын билгели торган тиешле категорияләр буенча бүленәләр.

Казандагы 2014 елгы Фехтование буенча дөнья чемпионаты вакытында ММЧ вәкилләре һәм хәбәрчеләр тиешле категорияләр буенча бүленә, алар аккредитация бейджында киләсе аббревиатуралар белән күрсәтелә:

  • PR = Матбугат
  • PH = Фотографлар
  • NR = Хокуклары чикләнгәннәр
  • TVR = Радио/Телевидение

Алар өчен түбәндәге керү зоналары каралган:

  • 4 = матбугат зонасы (матбугат үзәге, конференцияләр залы, матбугат трибуналары һәм микст-зона)
  • 5 = гомумкуллану зонасы

Кайсы группага карауларына карап (А яисә В), фотографлар шулай ук ярышлар уздыру урыны һәм трибуналар периметры буенча фотопозицияләргә кертеләчәк.

Вакытында аккредитация узмаган журналистларга Халыкара фехтование федерациясе һәм оештыру комитеты кабул иткән процедура нигезендә бер көнлек пропускка заявка бирергә туры киләчәк.

Аккредитация бейджларын ничек алырга?

Аккредитация узган журналистлар аккредитация бейджларын алу өчен шәхсән үзләре Аккредитация үзәгенә килергә тиеш. Һәрбер ММЧ вәкиле шәхесен белдерә торган документ күрсәтергә (аккредитация узган вакытта файдаланган документ булуы шарт) тиеш.

Адрес: Оренбург тракты, 101, Казан, Теннис академиясе (1нче кат).

Бейджны югалткан, урлаткан яисә бозылган очракта

Аккредитация бейджын югалткан яисә берәр ничек бозган очракта ММЧ вәкиле кичекмәстән Аккредитация үзәге белән элемтәгә керергә һәм тиешле заявка формасын тутырырга тиеш.

Оештыручылар

Рәсми партнерлар