Хокукый мәгълүмат

Әлеге сайт (http://www.kzn2014.com) Фехтование буенча 2014 елгы дөнья чемпионатының рәсми Интернет-сайты булып санала (алда – Сайт).

Сайт материалларыннан һәм сервисларыннан файдалану Россия Федерациясе законнары нигезендә көйләнә.

Сайттагы мәгълүматлардан файдалану турында

Сайттагы текст материалларын мәгълүмати максатларда гына файдаланырга ярый. Сайтны матбугат чыганагы итеп күрсәткән очракта гына текстларны күчереп бастыру һәм ММЧ да цитата буларак китерү рөхсәт ителә. Интернет челтәре массакүләм мәгълүмат чаралары Сайтның Интернет битенең сылтамасын күрсәтергә тиеш. Күчереп бастырган (цитаталарга да кагыла) мәгълүматларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү тыела.

Сайттагы аудиовизуаль һәм график эчтәлектәге фотоматериалларны, аудио һәм видеофрагментларны «Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасысыннан язмача ризалык алган очракта гына файдаланырга ярый.

Кагыйдәләргә үзгәртүләр кертү тәртибе

«Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасының әлеге бүлектәге кагыйдәләрне теләсә кайсы вакытта берьяклы тәртиптә үзгәртергә хокукы бар. Андый үзгәртүләр яңа версияне сайтка урнаштырганнан соң 3 (өч) көннән соң көченә керә. Кулланучы үзгәртүләр белән килешмәсә, Сайтка керүдән баш тарта, Сайт материаллары һәм сервисларын файдалануны туктата ала.

Оештыручылар

Рәсми партнерлар