Чакыру

Кадерле дуслар!

Сезне Фехтование буенча 2014 елгы дөнья чемпионатын Оештыру комитеты исеменнән кунакчыл Казанда сәламлибез. Фехтование буенча 2014 елгы Дөнья чемпионатының Татарстан Республикасы башкаласы – меңьеллык Казанда узуы безнең өчен зур мәртәбә. Бу - Россия Федерациясенең Өченче Башкаласы, эре икътисади, мәгариф һәм мәдәни үзәк буларак танылган шәһәр өчен зур бүләк.

Казанның дистәләгән эре халыкара спорт ярышлары уздыру буенча тәҗрибәсе бар, шул исәптән, эре уникаль спорт объектларында 2011 елда 23 яшькә кадәргеләр арасында уздырылган Фехтование буенча Европа беренчелеге, Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уздыру тәҗрибәсе дә.

2014 елның июлендә Чемпионатны оештыру комитеты спортчыларга һәм кунакларга яшәү өчен барлык шартлар, шәһәр, аның тарихы, заманча корылмалары белән танышу өчен барлык уңайлыклар булдырачак.

Барлык Россия һәм Татарстан Республикасы халкы Россиягә хас кунакчыллык белән дөньяның иң көчле фехтование осталарын каршы алуны һәм Фехтование буенча 2014 елгы Дөнья чемпионатында югары дәрәҗәдәге хезмәт күрсәтүне түземсезләнеп көтә!

Оештыру комитеты сезне Фехтование буенча 2014 елгы Дөнья чемпионатында катнашырга чакыра.

Казанга рәхим итегез!

Михайлов Александр Юрьевич

Михайлов Александр Юрьевич
Россия Фехтование федерациясе президенты

Борһанов Рафис Тимерханович

Борһанов Рафис Тимерханович
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре,
спорт һәм туризм министры


Оештыручылар

Рәсми партнерлар