Спорт объектлары

Фехтование буенча 2014 елгы дөнья чемпионатын уздыру өчен ике спорт объекты җәлеп ителәчәк. Ярышлар - Казанның Теннис академиясендә, ә тренировкалар Халыкара мәгълүмат үзәгенең спорт залында узачак.

Спорт объектларына керер алдыннан территориягә алып керү рөхсәт ителми торган предметлар исемлеге белән танышырга тәкъдим итәбез. Исемлекне йөкләп алырга.

Photo sportobject

Казан теннис академиясе

Адрес:
Оренбург тракты, 101 йорт

Транспорт тукталышлары:
«Южная» Җиңү проспекты буенча: автобуслар №4, 22, 33, 34, 37, 45, 55, 85, 97;
«Универсиада авылы» Ак.Парин урамы буенча: автобус №47.

Телефон:
(843) 221-24-96


2014 елгы Фехтование буенча дөнья чемпионаты кысаларында Казан теннис академиясендә барлык төр коралларны кулланып фехтование буенча ярышлар узачак.

Казан теннис академиясе – шәһәрнең каплаулы эре спорт корылмасы. Комплекс территориясендә 8 ябык һәм 18 ачык теннис кортлары, фитнес-блок урнаштырылган. Объект физик мөмкинчелекләре чикләнгән затлар өчен дә җайлаштырылган.

Объектта ел саен «Казан Кремле Кубогы» Халыкара турниры уздырыла. 2012 елда академиядә - АТИХ (АТЭС) Өлкән җитәкче затларның 2 нче Киңәшмәсе чаралары, 2013 елда – XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында теннис буенча ярышлар һәм тренировкалар узды.

Бинаның гомуми мәйданы: 19 437 м2

Оештыручылар

Рәсми партнерлар