Трансфер

Фехтование буенча дөнья чемпионатында катнашучы спортчыларга килү урыныннан яшәү урынына кадәр трансфердан файдаланырга тәкъдим итәбез. Ике якка да хезмәт күрсәтү бәясе 30 Евродан гыйбарәт.

Катнашучылар өчен аэропортта яки тимер юл вокзалында терминал янында очрашу һәм аларны транспорт чарасына кадәр озату оештырылачак. Трансфер туристик типтагы комфортабельле автобуслар һәм микроавтобуслар ярдәмендә оештырылачак. Кайту ягына трансфер вакыты турындагы мәгълүмат иртәгә китәсе дигән көнне отельдәге мәгълүмат тактасына язып эленәчәк.

Трансферга заказ бирер өчен катнашучыларга заявка формасын тутырып, 2014 елның 1 июленә кадәр transport@kazan2015.com электрон почтасына юлларга кирәк. Чемпионатта катнашучыларга трансферга кагылышлы барлык сораулар буенча да алда күрсәтелгән электрон почта адресы буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.

Игътибар итегез, трансфер өчен 2014 елның 8 июленә кадәр түләп куярга кирәк. Түләү шартлары турындагы мәгълүмат заявка биргәннән соң җибәреләчәк.

Оештыручылар

Рәсми партнерлар