Корал тикшерү

Корал һәм экипировка тикшерүе узу буенча инструкция

  1. Фехтование осталары үзләренең коралларын һәм экипировкаларын шәхси ярышларга бер көн кала, команда белән бердәм рәвештә корал тикшерү бүлмәсенә тапшырырга тиеш.
  2. Барлык инвентарьлар һәм экипировкалар да яхшы, төзек хәлдә булырга, FIE регламенты таләпләренә туры килергә тиеш.
  3. Тикшерүгә кабул ителә торган җиһазлар исемлеге һәм саны астарак 1нче таблицада бирелгән.
  4. Барлык инвентарьлар һәм җиһазлар да фехтование сумкаларына салынган булырга, электрлы өлеше исә аерым урнаштырылырга тиеш (1-4 пунктлары, Табл.1). Корал аерым сумкада булырга тиеш.
  5. Җиһазның электрлы булмаган өлешен (5-9 пунктлары, табл.1) һәм битлекләрнең барлык төрләрен дә тикшерү - кабул итү зонасында, спортчы каршында башкарылачак.
  6. Фехтование чалбарларының ике ягына да илнең логотиплары ябыштырылган булу мәҗбүри.
  7. Спортчының фамилиясе һәм илнең исеме зәңгәр төс белән аның аркасына язылган булырга тиеш. Хәрефләрнең размеры биеклеккә 8 һәм 10 сантиметр тирәсе булырга мөмкин. Барлык язулар да укылырлык булырга тиеш.
  8. Корал тикшерү бүлмәсендә очлык белән авырлык тоту тикшерелми. Беренчел ярышларда тур башланыр алдыннан судья көч сынашырга керешкәнче коралларны тикшерә.
  9. Чакыру бүлмәсенә тикшерү өчен спортчы өчтән дә ким булмаган экземплярда корал һәм өчтән дә ким булмаган санда электрошнур китерергә тиеш.
  10. Инвенрарьне кабул итеп алганнан соң маркировкасын тикшерергә кирәк.

Корал тикшерү 12 июльдән башлап көн саен башкарылачак:
08.00 дән 13.00 кадәр – җиһазларны кабул итү
14.00 дән 18.00 кадәр – җиһазларны тапшыру

12 һәм 13 июльдә барлык төр кораллар да тикшерүгә кабул ителә.
14 июльдә - алдагы көндә фехтование узачак төрләр генә.

Сезгә өстәмә мәгълүмат кирәк булган очракта, зинһар өчен, 25 нче параграфка, ФИЕ Материаль кагыйдәләргә мөрәҗәгать итегез.

Таблица №1

  Foil / Рапира Epee / Шпага Sabre / Сабля
min max min max min max
1 Weapon / Корал 3 4 3 4 3 4
2 Bodywire / Электрошнур 2 4 3 4 3 4
3 Mask wire / Битлек өчен шнур 2 4 - - 2 4
4 Elektric Jacket / Электрокуртка 1 2 - - 1 2
 
5 Mask / Маска 1 2 1 2 1 2
6 Under-plastron / Янкием 1 2 1 2 1 2
7 Jacket / Фехтование өчен куртка 1 2 1 2 1 2
8 Breeches / Фехтование өчен чалбар 1 2 1 2 1 2
9 Glove / Перчатка 1 2 1 2 1 2

Игътибар! Корал тикшерү зонасында чиратны көйләү һәм идарә итү буенча электрон система кулланылачак. Экипировка тикшерүе узу өчен Сез корал һәм экипировканы аерым ике сумкага салырга тиеш.

Сумка 1: экипировка п-п 1-4 табл.1.
Сумка 2: экипировка п-п 5-9 табл.1.
Исемлек
Сез тапшырыла торган корал һәм инвентарьның төгәл санын белергә тиеш!

Шуннан соң гына Сез монитор янына килә аласыз.
Иптәшләрегезне тоткарламагыз!
Мониторга мәгълүматны кертергә кирәк (ил һәм тапшырыла торган җиһазлар исемлеге). Номер сугылган талон алыгыз.

1 нче сумканы Сез кабул итү тәрәзәсенә тапшырасыз.
2 нче сумка белән исә тикшерү өстәлләре янына узасыз, анда Сезнең каршыда тикшерү үткәрәләр. Шул вакыт эчендә 1 нче сумка тикшерү узарга өлгергән булса, аны кабул итеп аласыз, өлгермәгән булса, тикшерү ахырынача көтеп торасыз. Сезне чакырырлар.
Алга таба мәгълүматлар таблосында номер чыкканны көтәргә кирәк.

ИГЪТИБАР! Терминал автомат режимда эшли һәм команда составы турындагы мәгълүматны аккредитация узганнан соң ала. Әгәр дә тикшерүгә тапшырылган инвентарьның саны бөтен команда өчен дә 1 нче таблица белән тәңгәл килмәсә, терминал чират номеры сугылган талон бирмәячәк һәм Сез тикшерү уза алмаячаксыз.
ИГЪТИБАРЛЫ БУЛЫГЫЗ!

Оештыручылар

Рәсми партнерлар