Николай Ковалев фехтование буенча дөнья чемпионатының алтын медален яулады

18.07.2014 23:19

Россия кылыччысы үз иленең җыелмасына фехтование буенча дөнья чемпионатында беренче алтынны китерде.

Nalx6033

Россия февтокалаучылары кылыччылар ярышында медаль яуларга болай гына җыенмаганнар. Узган ел Будапештта алтынны Вениамин Решетников алды. Бу ел квалификацияне 4 Россия спортчысы уңышлы узды һәм топ 64 кә эләкте. Финалның 1/16 өлешендә Россия җыелмасы беренче югалтуларны кичерде: Кәмил Ибраһимов немец Николас Лимбахка җиңелде (13:15), ә Решетников исә - Корея егете Ву Юн Вонга (12:15). Финалның 1/32 өлешендә кылыччы җәрәхәтләнде һәм киләсе очрашуга ул авырткан бил белән чыкты.
- Җәрәхәт Кореялы спортчы белән очрашуда үзе турында хәтерләтте. Мин әйбәт итеп ярыша алмадым, - ярыштан соң белдерде Решетников.
1/8 финал өлешендә Ковалевка көндәшлеккә турнирның беренче номеры саналучы Ким Юн Кван эләкте, әмма авыр көрәштә россияле җиңү яулады. Ул уен барышында 4:9 исәбе белән җиңелеп бара иде, ләкин үзендә ярыш йөрешен үзгәртергә көчләр тапты - 15:12. Милләтәше башлангычын чирекфиналга чыккан Алексей Якименко да күтәреп алды.
Иң яхшы дүртлеккә керү өчен көрәштә Ковалев итальянлы Альдо Монтаноны җиңде, Якименко исә россиялеләргә инде таныш булган кореялы Ву Юн Вон белән көрәштә аздан гына шактый саллы өстенлеген ычкындырмады – 15:14. Шулай да, ярымфиналда икенче кореялы фехтовкалаучы Гу Бонгил Алексейның алтынга өметен кисте - 12:15 исәбе белән җиңелү һәм бронза медаль.
- Бронза өчен бер дә кайгырмадым. Мин бик бәхетле. Минем авыр сезон булды. Бер ай элек кенә мин Европа чемпионатында җиңдем, ә шундый җиңүдән соңгы кичерешләрне саклап калу авыр. Дөнья чемпионаты бронзасы да яхшы нәтиҗә. Киләсе беренчелекккә әзерләнә башлыйм. Әлеге бронзаны мин үземнең кәләшемә багышларга теләр идем. Ул минем өчен бик шат дип уйлыйм, - дип билгеләп узды Якименко ярымфиналдагы җиңелүеннән соң.
Ә менә Ковалев исә баштан 15:9 исәбе белән румынлы Тибериу Долничануны бирелдерсә, финалда шактый зур булган исәп - 15:7 белән Гу Бонгилдан өстен калды.
- Без минем остазым Владимир Дьяченко белән 10 ел элек үк бәхәсләшкән идек: әгәр мин зурлар өчен дөнья чемпионатында җиңү яуласам, ул мыекларын кыра. Бу минем өчен ниндидер мәгънәдә мотивация дә булды. Шаһитлар алдында мин аңа моны искә төшердем инде, - диде Ковалев финалдан соң.
19 июль шимбә көне чемпионат медальләре өчен ир-ат һәм хатын-кыз рапирачылары көрәшәчәк.


“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте


Оештыручылар

Рәсми партнерлар