Италия дөнья чемпионатында алтын медальләр саны буенча лидерлыкка чыкты

22.07.2014 21:25

Фехтование буенча дөнья чемпионатында хатын-кыз рапирачылар Италия җыелмасына өченче алтын медаль китерделәр.

Dsc 5324 2

Плей-оффның беренче раунды команда турнирында фаворит саналучы хатын-кыз рапирачы командасы өчен җиңел көрәш булып чыкты. Италиялеләр зур исәп - 45:21 белән Бразилиядән өстен калдылар. Россиялеләрнең кайнар кулы астына Венесуэла командасы эләкте - 45:17, французлар да мексикалыларга нибары 16 очко тупларга ирек бирделәр- исәп 45:16. Командалар чирекфинал уеннары алдыннан артык көч түкмичә уйнадылар сыман.
1/4 финал өлешендә италиялеләр алман спортчыларын оттылар, кореялылар поляк кызларыннан көчлерәк булды, ә французлар исә америкалылардан өстен калды. Россия җыелмасы, бер генә проблема китермәгән Кытайны җиңеп, ярымфиналга чыкты.
Дүшәмбе көнне ярымфиналда Франция хатын-кыз кылыччылары россиялеләрне медаль өчен көрәштән төшереп калдырган иделәр. Рапирачылар исә милләттәшләре өчен реванш алуга ирештеләр –исәп 45:37. Финалда аларга көндәшлеккә Италия җыелмасы эләкте. Әлеге көрәштә медальләр язмышы гына түгел, ә кайсы илнең алтын медальләр саны буенча лидерлыкка чыгуы да хәл ителә иде.
Финалда Лариса Коробейникова Мартина Батинины отып, 10:9 исәбе белән Россия командасын алга чыгарды, әмма Элиза Ди Франчески лидерлыкны кире Италия җыелмасына кайтарды. 22:25 исәп вакытында Коробейникова, 8:4 белән өстен калып, Россия командасына алтынга өмет бүләк иткән иде, әмма гамәлдәге дөнья чемпионнары ярыш барышын үзгәртергә көч таптылар. Финалга ноктаны шәхси турнирда да җиңгән Арианна Эрриго куйды – исәп 45:39. Валентина Веццали өчен Казандагы җиңү исә аның карьерасында 15 нче булды.
- Алтын медальнең Россия командасына эләкмәве кызганыч. Хәтта безнең нәрсә килеп чыкмаганын да белмим. Без барыбыз да италиялеләрне җиңәргә телибез, әмма әлегә алар көчлерәк, - дип уенга нәтиҗә ясады Лариса Коробейникова.
Бронзаны киеренке көрәштә Корея командасын откан французлар яулады.
Шулай итеп, Италиянең хатын-кыз рапирачылары шәхси турнирда да, командалы турнирда да алтын алдылар. Чемпионат бетәргә бер көн кала, Италия җыелмасында 3 алтын, 1 көмеш һәм 2 бронза. Россиялеләр хисабында исә 7 медаль – 2 алтын, 1 көмеш һәм 4 бронза.


“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте


Оештыручылар

Рәсми партнерлар