Казанда 2014нче елгы фехтование буенча дөнья чемпионаты Россия җыелма командасы җиңүе белән тәмамланды

23.07.2014 22:37

Фехтование буенча Россия җыелма командасы үзебездә уздырылган дөнья чемпионатында беренчелекне яулады.

Nalx6979 2

Россия җыелмасы 15 июльдән 23 июльгә кадәр Казан теннис академиясендә уздырылган дөнья чемпионатының гомумкоманда зачетында җиңүче булды. Барысы 12 комплект медаль уйнатылды. Өчәр алтын медаль беренчелекне алган хуҗалар, шулай ук Италия һәм Франция командалары яулады, АКШ, Германия һәм Украина командаларында берәр җиңү булды. Бер үк вакытта Италия һәм Россия җыелмалары 8әр медаль (өч алтын, бер көмеш, дүрт бронза), әмма Россия җыелма командасы күбрәк очко җыйды – 378 (Италиянеке – 352). Франция җыелма командасы 7 медаль алды – өч алтын, көмеш һәм өч бронза. 13 ил спортчылары чемпионат медальләренә лаек булды.
- Гомумкоманда зачетында беренчеләрдән булу сөендерә. Без берничә медальне ала алмый калдык, тик шулай да җиңүче булып чыктык. Сезон бик әйбәт тәмамланды, - диде Россия җыелма командасының баш тренеры Ильгар Мамедов.
Турнирның йомгаклау көнендә шпагачыларның команда турнирында җиңүчеләр ачыкланды. Хатын-кызлар арасында Россия җыелма командасының фехтовкалаучылары иң яхшылардан булды. Шәхси турнирда медальсез калганнан соң алар, ике ел рәттән чемпионат алтынын яулап, җанатарлар каршында үзләрен аклый алдылар.
1/8 финалда Россия кызлары Гонконг командасын җиңделәр, әмма чирекфиналда аларның җиңүе кыл өстендә тора иде. Любовь Шутова хәлиткеч укол ясап, 29:29 исәбе белән үз командасын иң яхшы дүртлеккә кертә алды. Ярымфиналда турнир хуҗабикәләре Венгрия шпагачылары белән ярышта күркәм җиңүгә ирештеләр, исәп - 31:24 булды, ә финалда, Эстония җыелма командасына бернинди өмет тә калдырмыйча, 40:29 исәбе белән оттылар.
- Безгә көч-дәрт биреп торулары өчен җанатарларга бик рәхмәтлебез. Телефон аша котлаулар да бик күп. Гөр килеп безне хуплап торганнары өчен рәхмәт аларга. Без моны күрдек, тойдык, - диделәр Россия җыелма командасында катнашкан Любовь Шутова, Виолетта Коробова, Яна Зверева һәм Татьяна Гудкова.
Бу җиңү Россия җыелма командасына Казанда яулаган медальләр саны буенча итальяннарны куып тотарга мөмкинлек бирде.
Ирләр арасында иң яхшы күрсәткечләр французларныкы булды, алар шпагачыларның шәхси турнирында алтын медальгә ия булдылар. Ульрих Робейри җитәкчелегендәге команда башта Израиль командасын отты, аннары итальянлыларны җиңде, ярымфиналда беренче номерлы швейцариялеләрне узып китте, ә соңында исә Корея белән финал матчында җиңү яулады.
Россия җыелмасының шпагачылары узган елгы чемпионат белән чагыштырганда шактый алга чыктылар. Ул чакта алар бары тик 13 нче урында гына иделәр, ә Казанда исә иң яхшы дүртлеккә керделәр. Ярымфиналда Антон Авдеев, Павел Сухов һәм Сергей Ходос кореялыларга оттырды, ә бронза өчен көрәштә аларга швейцариялеләрне җиңү өчен әз генә тырышлык җитми калды.


“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” матбугат хезмәте


Оештыручылар

Рәсми партнерлар