Яңалыклар

Dsc 1120
Казандагы фехтование буенча дөнья чемпионатында катнашучы спортчылар килүләрен дәвам итә
14.07.2014 22:07

Иртәгә 15 июль көнне Казан Теннис Академиясе базасында фехтование буенча дөнья чемпионаты башлана. “Казан” Халыкара аэропорты әлеге спорт вакыйгасында катнашучы спортчыларны һәм рәсми делегацияләрне кабул итүче төп капка ролен үти. Хәзерге вакытта кунакларның килүләре дәвам итә. Аларны каршы алучы транспорт хезмәтләре өчен якшәмбе һәм дүшәмбе иң тыгыз көннәр булды. Кичә Казанга 300 гә якын кеше килсә, бүген аэропорт кичкә кадәр тагын якынча 200 спортчыны кабул итүе көтелә.


Tc1a0770
Фехтование буенча Дөнья чемпионаты кысаларында 343 волонтер эшләячәк
13.07.2014 21:54

Фехтование буенча дөнья чемпионатын оештыруда берничә йөз волонтер катнашачак. Үз теләкләре белән килгән 343 ярдәмче “Урнаштыру”, “Килү һәм китү”, “Телерадиотапшырулар”, “Коммуникациияләр”, “Мәдәният һәм тантаналар”, “Тамашачылар өчен хезмәтләр күрсәтү”, “Медицина белән тәэмин итү”, “Антидопинг”, “ММЧ белән хезмәттәшлек итү”, “Беркетмә”, “Мәгълүмат такталары”, “Спорт программасы”, “Транспортировка”, “Атташе” һәм башка юнәлешләрдә эшләр башкарачаклар. “Спорт программасы” юнәлешендә волонтерлар булып Республиканың фехтование буенча Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары эшләячәк.


43689 221935720130707 22440 zq25hz
Казанга фехтование буенча Дөнья чемпионатына 102 илдән спортчы килә
11.07.2014 22:31

Казанда фехтование буенча Дөнья чемпионатына катнашкан спортчыларның тренировкалары башланды. Чемпионат Теннис академиясе базасында 15 июльдән 23енә кадәр үтәчәк. Биредә 102 илдән спортчы катнашачагы билгеле инде. Хәзерге вакытта Казанга 54 илдән вәкил – Бразилия, Гватемала, Шри-Ланка, Куба, Словения, Марокко, Чили, Грузия, Үзбәкстан, Тайланд, Хорватия, Яңа Зеландия һәм башка илләрдән спортчылар килде. Чемпионат ярышларына алар Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе комплексының спорт залларында әзерләнәләр. Теннис академиясендә исә планетаның иң көчле фехтовкалаучыларны кабул итәр өчен соңгы әзерлек эшләре бара.


43660 221929520130707 2907 7jwfye
Казанга Фехтование буенча дөнья чемпионатына планетаның иң көчле спортчылары киләчәк
02.07.2014 21:41

2014 елның 15 июленнән 23 июленә кадәр Казан янә эре халыкара спорт форумы - Фехтование буенча дөнья чемпионаты кабул итә. 100 илдән 800 дән артык спортчы килер дип планлаштырыла (традицион рәвештә әлеге беренчелектә 170 команда катнашачак). Ярышлар өч төрле корал кулланып узачак - рапира, шпага һәм кылыч. Хәзерге вакытта анда катнашу өчен заявкалар кабул ителә.


Dsc 3777
ФИЕ вәкилләре Казанның спорт инфраструктурасыннан таң калды
23.05.2014 21:45

22 майда Татарстан республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы җитәкчелеге Халыкара фехтование (ФИЕ) вәкилләре белән аларның чемпионат алдыннан соңгы инспекция визиты кысаларында очрашты.


Dsc 3795
Казанда Фехтование буенча ДЧ алдыннан соңгы инспекция визиты уза
22.05.2014 21:43

Казанда 21 майдан 23 майга кадәр Халыкара фехтование федерациясе һәм Россия фехтование федерациясе вәкилләренең соңгы йомгаклау визиты бара. Ул 15-23 июньдә узачак Фехтование буенча дөнья чемпионаты алдыннан уздырыла торган инспекция визитларының соңгысы. Дөнья чемпионы исеме алыр өчен 100 илдән 700 гә якын спортчы киләчәк.


Dsc 1224
Казан Фехтование буенча дөнья чемпионатын кабул итәргә җыена
15.05.2014 21:31

15 майда Лозаннада (Швейцария) 2015 елгы Фехтование буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында Халыкара фехтование федерациясе вәкилләре белән әлеге чарага әзерлек мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу булып узды. Очрашуда ФИНА генераль секретаре Фредерик Петрушка катнашты, Казанны «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең генераль секретаре Ранко Тепавчевич тәкъдим итте.


Оештыручылар

Рәсми партнерлар